1 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Самокат йөртүче өчен таныклык кертүгә бәйле мәсьәлә ачыкланды
Федерация Советы, Россия Транспорт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре электр самокатларын арендага алучыларга йөртүче таныклыгын гамәлгә кертүгә каршы чыккан. Сенатор Евгений Дитрих индивидуаль мобильлек чараларын (СИМ) җайга салуда, иминлекне исәпкә алу белән беррәттән, тармакны үстерергә чакырган.
-
Яңалыклар
Владимир Путин: «Депутатларның бурычы – гаиләләрнең тормышын яхшырту»
Владимир Путин тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы утырышында депутатларга иң элек нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында сөйләп үткән. Бу хакта «РИА Новости» яза.
-
Яңалыклар
Россиядә «Зур Укытучылар атналыгы – 2026» дәвам итә
Россиядә «Зур Укытучылар атналыгы» бара. Бу чара ел саен укытучылар һәм бөтен мәгариф системасы хезмәткәрләре, педагоглар, тәрбиячеләр, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, тәрбия буенча киңәшчеләр, җитештерү осталары, укытучылар, студентлар, шулай ук барлык төбәкләрдән килгән остазлар тормышында иң кызыклы вакыйгага әверелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Яздан бирле аюлар 22 кешене үтергән: хөкүмәт җитди чаралар әзерли
Россия Хөкүмәте, аюларның кешеләргә ташлану очраклары ешаю сәбәпле, җитди чаралар әзерли башлаган. Эш шунда: илдә көрән аюлар нык ишәйгән. Дәүләт мониторингы мәгълүматларына караганда, соңгы 30 ел эчендә аларның саны ике тапкырдан күбрәккә үсеп, хәзер 300 меңнән артып киткән, дип яза «РИА Новости».
-
Сәламәтлек
Мәкерле чир: инсульт турында без ниләр белеп торырга тиеш?
Әлеге авыру елдан-ел яшәрә, аннан интегүчеләрнең 30 проценты – яше әле 40 ка җитмәгән кешеләр. Бу чир Россиядә ел саен 500 меңләп кешенең тормышын боза. Аны кичерүчеләрнең нибары 8–20 проценты гына элекке халәтләренә кайта, 31 проценты калган гомерләрен һәрдаим кемнеңдер ярдәменә мохтаҗлыкта кичерә. Сүзебез – инсульт турында. Замана афәтенә әверелеп барган чир турында без ниләр белеп торырга тиеш?
-
Яңалыклар
Дәүләт хезмәтләре порталында мошенниклардан саклану өчен «Кызыл төймә» пәйда булачак
Быел Дәүләт хезмәтләре порталында телефон һәм интернет аша эш итүче мошенниклар тозагына эләүчеләргә ярдәм итәрдәй «кызыл төймә» пәйда булачак. Вице-премьер Дмитрий Григоренко «РИА Новости» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
-
Җәмгыять
Хезмәтнең даны, яшьлекнең җаны: дөньяга ике төрле караш
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, без бер үк сорауны дистәләрчә ел гомерен һөнәренә багышлаган мөхтәрәм ветераннарыбызга һәм эшне яңа гына башлап җибәргән яшь белгечләргә бирдек. Аларның җавапларында буыннар чылбыры, тәҗрибә, һөнәргә тугрылык чагыла.
-
Яңалыклар
Татарстан халык артистының улы СВО зонасында каты яраланган
Татарстанның халык артисты, «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы махсус хәрби операция зонасында каты яраланган. Бу хакта җырчы үзе хәбәр иткән, дип яза «KazanFirst». Егет хәзер госпитальдә дәвалана.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Төпсез кое кайчан тула?
-
Яңалыклар
Белгечләр 10 елдан соң кемнәрнең кереме өч тапкыр артачагы турында әйтте
Россиядә цифрлы платформалар аша заказлар буенча эшләүчеләрнең гомуми кереме 2036 елга өч тапкыр (хәзер аларның барлык еллык кереме 5,4 триллион сум булса, 2036 елга 15,6 триллион сумга җитәчәк) артырга мөмкин. Бу хакта «Газета.ru» белгечләр мәгълүматларына таянып яза.
-
Яңалыклар
Татарстанда нинди очракларда ОСАГО полисын рәсмиләштерү таләп ителмәгәнен аңлаттылар
Транспорт чаралары хуҗалары өчен автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү полисы (ОСАГО) гадәттә автомобильне эксплуатацияләгәндә кирәк. Әмма законнар нигезендә иминиятләштерү полисын рәсмиләштерү таләп ителмәгән кайбер очраклар да бар.
-
Яңалыклар
Табиб бер үк төрле ризык белән туклануның зарарлы булуын аңлатты
Ашау-эчүне үзгәртмәгәндә, хәтта файдалы ризык та организмга зыян салырга мөмкин. Табиб-терапевт Виктор Лишин “RT ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
-
Яңалыклар
Пенсиядәгеләр күчемсез милек өчен салым түләүдән азат ителәме? – Белгеч җавабы
«Пенсия яшенә җиткән кешеләр күчемсез милек өчен салым түләүдән азат ителә, дип ишеттем. Моның өчен салым органына барып гариза язарга кирәкме? Фатир һәм җир кишәрлеге булганда аның берсен генә сайларгамы?» – дип сорый Казаннан Алмаз Бикмуллин.
-
Яңалыклар
Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 1 октябрьдән уртача 13,4 процентка артачак
2026 елның 1 октябреннән Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, коммуналь ресурсларга тарифлар һәм, димәк, гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре үзгәрә. Үзгәреш федераль хөкүмәт тарафыннан республика өчен билгеләнгән индекслар чикләрендә гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Алексей Песошин: «Сезнең мирас – Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәгенә зур өлеш кертү»
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан халкын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады.